...

Поздравления с днем рождения на татарском языке

Содержание
  1. Поздравления с днем рождения на татарском
  2. На день рождения девушке
  3. Поздравление на юбилей
  4. С днем рождения ребенка (девочки)
  5. С днем рождения ребенка (мальчика)
  6. Поздравления с днем рождения на татарском языке
  7. Туган Конен Белэн
  8. туган конгэ, туган конгэ котлаулар, туган конгэ татарча, татарча котлаулар туган конгэ, туган конгэ котлау, туган конгэ сузлэр, туган конгэ уз сузлэрен белэн, туган конгэ хатын кызга, котлаулар туган конгэ уз сузлэрен, котлау сузлэре туган конгэ, туган конгэ котлаулар уз сузлэрен белэн, кызга туган конгэ котлаулар, туган конгэ телэклэр, котлаулар туган конгэ хатын, татарча котлаулар туган конгэ уз, котлаулар туган конгэ хатын кызга, татарча котлаулар туган конгэ уз сузлэрен, татарча котлаулар туган конгэ уз сузлэрен белэн, туган конгэ шигырьлэр, туган конгэ открыткалар, туган конгэ жырлар, кызыма туган конгэ, туган конгэ энигэ, татарча котлаулар туган конгэ хатын, шигырь туган конгэ, татарча котлаулар туган конгэ хатын кызга, туган конгэ шигырьлэр татарча, туган конгэ открытка, кызыма туган конгэ телэклэр, котлаулар туган конгэ ир кешегэ, татарча открыткалар туган конгэ, туган конгэ жырлар татарча, туган конгэ матур, туган конгэ жыр, ир атка туган конгэ, татарча котлаулар туган конгэ ир, котлаулар туган конгэ ир атка, туган конгэ дустыма, туган конгэ апага, энигэ туган конгэ котлау, котлаулар туган конгэ энигэ, телэклэр туган конгэ уз сузлэрен, татарча котлаулар туган конгэ ир атка, котлау сузлэре туган конгэ энигэ, татарча телэклэр туган конгэ, улыма туган конгэ, сценария туган конгэ, яшь хатын кызга котлаулар туган конгэ, котлаулар туган конгэ яшь, туган конгэ уеннар, котлаулар туган, татарча котлаулар, туган кон, котлаулар ир атка, туган кон котлаулар, татарский язык слово, ир атка, туган кон белэн,
  9. Халыкара хатын кызлар көне белән
  10. Безнен телэк
  11. Балага котлау

Поздравления с днем рождения на татарском

Дорогие друзья, если у вас есть знакомые или близкие вам люди, владеющие татарским языком. И вы захотите их удивить поздравлением на татарском языке, то мы специально для вас, собрали на нашем сайте поздравления с днем рождения на татарском языке с переводом на русский язык. Надеюсь они помогут вам удивить и сделать праздник еще ярче и радостнее.

Поздравление на русском
Дорогая/дорогой … горячо поздравляю тебя С Днём Рождения! Ты мой лучший друг, большое спасибо что всегда приходишь на помощь!
Желаю тебе железного здоровья, душевного спокойствия, поднятого настроения, счастья, радости и долгих лет жизни!

Перевод на татарском
Кәдерлем … сине туган конең белән кайнар котлаем! Син минем иң яхшы дустым, һәр вакыт ярдәмгә килеуең өчен зур рәхмәт!
Сина корычтай нык сәламәтлек, җан тынычлыгы, күтәренке кәеф, бәхет, шатлык һәм озон гомер телим!

******* ******* *******

Поздравление на русском
От всей души поздравляем тебя с радостным праздником, днем твоего рождения! Ты самый дорогой человек у меня на земле.
Гордо пройдя жизненные неурядицы и сегодня ты для меня большая поддержка, хороший советчик и большая опора в нашем доме.
Пусть судьба не разлучит нас в дальнейшем. Желаю прожить в счастье и радости долгие годы. С Днём Рождения!

Перевод на татарском
Сине ихлас күңелдән шатлыклы бәйрәмең белән, туган конең белән котлаем!
Син – җир йөзендә минем иң кадерле кеше. Тормыш сынауларын горур үтеп, бүген миңа зур терәк, яхшы киңәшче, йортыбызның зур терәге.
Киләчәктә язмыш пар канатыбызны аермасын, озак еллар бзхет-шатлыкта гомер итәргә язсын. Туган конең белән!

******* ******* *******

Поздравление на русском
Горячо поздравляем Вас С Днём Рождения! Большое спасибо вам за то, что нам помогал всегда!
Мы гордимся вашим трудолюбием и стараемся жить беря с вас пример. Желаем здоровья, долгих лет жизни, душевного благополучия и счастья.
И желаем, чтобы всю жизнь вы прожили с любиым человеком!

Перевод на татарском
Сезне туган конегез белән кайнар котлайбыз! Безгә күрсәткән ярдәмегез өчен зур рәхмәт!
Сезнең шундый эшсөяр булуыгызга горурланып, сездән үрнәк алып яшәргә тырышабыз. Сәләмәтлек, озын гомер, җан тынычлыгы һәм бәхет телибез.
Парлы тормышта озын-озак гомер кичерүегезне телибез!

******* ******* *******

Поздравление на русском
Поздравляю тебя С Днём Рождения! От всей души желаю крепкого здоровья, счастья, терпения, благополучия, любви и успехов во всем!
Желаю прожить всю жизнь с позитивом и со смыслом. Хочу чтобы все твои заветные желания воплощались в жизнь!
Будь всегда такой веселой, красивой, милой и жизнерадостной! И пусть тебя окружают только верные друзья и люди!

Перевод на татарском
Туган көнең белән сине котлаем! Чын куңелдән сәләмәтлек, бәхет, түземлек, именлек, мөхәббәт һәм уңышлар телим!
Яшә гел позитив кеше булып һәм тормыш максаты белән. Бөтен изге теләкләрең тормышка кабул булсын!
Гел шундый куңелле, матур, сөйкемле һәм дәртле бул! Тугры дус-ишләр һәм кешеләр арасында гына яшә!

******* ******* *******

Поздравление на русском
От всей души поздравляем с … летием! Любимые! (Любимая!) Желаем Вам (тебе) крепкого здоровья, счастья, душевного спокойствия.
И в будущем желаем жить в радости. Живите долго и счастливо!

Перевод на татарском
… яшьлек юбилеең белән чын күңелдән котлыйбыз! Сөеклебез! (Сөеклем!) Сезгә (Сиңа) ныклы сәләмәтлек, бәхет, күңел тынычлыгы телибез.
Киләчәктә дә сөенеп яшәргә язсын. Озак итеп бәхетле яшәгез!

******* ******* *******
Поздравление на русском
Дорогой мой дружок! С днем рождения тебя! Ближе и вернее тебя нет у меня друга, поэтому от всей души желаю тебе в будущем сберечь твои прекрасные качества. Пусть тебе сопутствует крепкое здоровье, впереди ждет светлое будущее, счастливые радостные дни, друзья и родственники пусть приносят тебе только радости, друг! Уважающий тебя …

Перевод на татарском
Кадерле дускай! Туган көнең белән котлыйм сине! Синнән дә якын, синнән дә тугры иптәшем юктыр, шуңа күрә сиңа чын күңелемнән киләчәктә дә үзеңдә булган гүзәл сыйфатларыңны сакларга телим. Сине тазалык-саулык, якты киләчәк, бәхетле матур көннәр көтсен, дус-ишләрең, туган-тумачаларың, гаиләң тик сине сөендерсен, дустым! Сине хөрмәт иткән (имя).

******* ******* *******

Поздравление на русском
Мама, самый дорогой и уважаемый для нас на свете человек! Сегодня твой день рождения – значит, и для нас это двойной праздник. Не родилась бы ты, не было бы и нас. Желаем тебе крепкого здоровья, хорошего настроения, благополучия. Ты самый лучший и благородный человек на свете, мы бесконечно уважаем тебя и любим всем сердцем. Твои дети……

Перевод на татарском
Безнең өчен иң кадерле булган хөрмәтле әниебез! Бүген синең туган көнең — димәк, безнең өчен бу икеләтә туган көн. Син булмасаң – без дә булмас идек, син тумасаң – без дә тумас идек. Сиңа корычтай тазалык, яхшы кәеф, исәнлек-саулык телибез. Сиңа шушы ямьле бәйрәмеңдә меңнәрчә рәхмәт сузләре әйтәбез. Син – дөньяда иң затлы, саваплы кешеләрнең берседер, без сине чиксез хөрмәт итәбез, чын йөрәктән яратабыз. Озын гомер сиңа! Балаларың(имена)

******* ******* *******

Поздравление на русском
По-дружески приветствую тебя в твой день рождения. Желаю тебе настоящего счастья, большой любви, благополучия и здоровья. Пусть на твоем жизненном пути встретятся только хорошие люди, будущее твое будет светлым, пусть провидение пошлет тебе множество неожиданных радостей! Твоя подруга… Твой(я) однокашник (однокашница, одногруппница и т.д.)

Перевод на татарском
Кадерле (имя)! Сине туган көнең белән дусларча тәбриклим. Сиңа ак бәхетләр, зур мәхәббәт, исәнлек-саулык телим. Тормыш юлларыңда сиңа гел яхшы затлар гына очрасын, киләчәгең якты булсын, ходай уйламаган-көтмәгән шатлыклар яудырсын сиңа! Ахирәтең (имя). Сабакташың (имя). Дорогой(ая)….!

******* ******* *******

Поздравление на русском
Мой (наш) уважаемый сосед …! Сегодня день твоего рождения, светлый красивый день. К нему ты подошел с большими успехами. Твой дом просторен, жизнь благополучна, супруга достойна любования. Тебе остается всего лишь держаться на этом уровне и наслаждаться плодами труда! Пусть дети приносят тебе одни только радости, живите с женой долго и счастливо, будьте здоровы! Твой сосед… Твои соседи…

Перевод на татарском
Хөрмәтле куршем (имя) ! Бүген синең туган көнең, якты матур көн. Бу көнгә син зур уңышлар белән килеп җиттең. Йортың иркен, доньяң түгәрәк, гаиләң тату, хәләл җефетең күз явын алырлык. Сиңа тик шушы курсәткечләреңне саклап, исән-сау булып, шатлыгын күреп яшәргә кала бар! Озын гомерле, таза булып, балаларыгызның игелеген күреп тигез яшәргә язсын! Күршең (имя) Күршеләрең (имена)

На день рождения девушке

Сегодня я хочу поздравить самую красивую, милую девушку с днем рождения! Пусть твои глаза видят только все прекрасное, уши слышат только приятные слова, а голова кружится только от счастья! Желаю тебе яркой жизни, наполненной нежностью и любовью! С днём рождения! Пусть все твои мечты исполняются, пусть в твоём мире будет только место для счастья и побед! Желаю, чтобы в твоем сердце расцвела любовь и чтоб она была взаимной! Пусть у тебя будет много возможностей и желания их реализовывать! Оставайся всегда такой же доброй, улыбающейся, красивой и солнечной.Пусть каждый твой день начинается с улыбок и заканчивается только хорошими эмоциями!

Кызга

Иң матур, сөйкемле кызны туган көне белән, бүген мин котларга телим ! Синең кузлэрең һәрвакыт матур гына әйбер күрсен , колакларың татлы сүзләр гына ишетсен , ә башың бәхетнән гына әйләнсен! Телим сиңа якты тормыш наз һәм мәхәббәт белән тулы! Туган көнең белән! Бөтен хыялларың кабул булсын, синең дөньяда бәхет һәм җиңү өчен гына урын булсын! Синең йөрәге ң дә мәхәббәт чәчәк атсын һәм үзара булсын ул! Булсын синдә күп мөмкинлекләр һәм теләк, аларны гамәлгә ашырырга! Гел шундый игелекле, көләч, матур һәм кояшлы бул. Һ әр көнөң, елмаю белән башлансын һәм яхшы гына хисләр белән тамамлансын.

Поздравление на юбилей

От чистого сердца поздравляю тебя с юбилеем! Посмотри как много друзей и близких людей собрались сегодня на твоем празднике, пришел (ла) и я, все тебя любят и уважают, ведь ты очень хороший и добрый человек! Как много хочется сказать хороших слов, но ты и так обладаешь всем чего только можно пожелать! Красивый, умный, успешный! Поэтому хочу пожелать тебе не терять себя и идти по жизни с хорошим настроением! Пусть железным будет здоровье, дни проходят легко и приносят только радость, деньги достаются легко, пусть печали обходят тебя стороной, а рядом будут только достойные тебя люди! Не грусти, что добавился еще один год в сокровищницу твоей жизни, знай, что она только началась, впереди еще столько достижений, новых знакомств, приятных моментов и радостных дней! Я так рад (а), что в моей жизни есть такой человек как ты! Будь счастлив, с твоим днем!

Юбилейга котлау

Чын йөрәктән котлыйм сине юбилеең белән! Кара ничек күп дусларың һәм якын кешеләрең җыелган бүгенге синең бәйрәмеңдә, һәм мин дә килдем, бөтенесе сине ярата һәм кадерләй, чөнки син бик яхшы һәм хәерле кеше! Ничек күп әйтәсе килә: яхшы сүз, ләкин син былай да барлык тиешле, ни генә була телисе! Матур, акыллы, уңышлы! Шуңа күрә телим сиңа узеңде югалтмаска һәм тормыш буйлап яхшы кәеф белән атларга! Сәламәтлек тимер булсын, көннәрең җиңел утсен һәм шатлык генә китерсен, акча җиңел бирелсен, кайгылар сине читләп утсен, ә якында сине лаеклы кешеләр генә булсын! Кайгырма, гомерең хәзинәсенә тагын бер ел өстәлде дип, тормыш башланды гына, алда тагын күпме казанышлар, яңа танышу, күңелле мизгелләр һәм шатлыклы көннәр! Минем тормышымда бар шундый кеше, мин шуңа бик шат! Бәхетле бул, синең көнең белән!

С днем рождения ребенка (девочки)

От всей души поздравляю вас с днем рождения вашей дочки! В вашей жизни появился самый красивый и нежный цветок, который будет приносить вам счастье, доброту, любовь, силы и прекрасные моменты! Теперь ваша жизнь наполняется вдохновением и радостью! Вы станете прекрасными родителями, подарите всю ласку и заботу вашей дочери! Пусть она растет красавицей с крепким здоровьем и удивительным умом! Пусть судьба подарит ей прекрасную, легкую, беззаботную жизнь! Пусть слезы наполняют ее глаза только от счастья, а печали обходят ее стороной! Будь счастлива, яркая звездочка!

Кыз туу белән

Чын күңелдән кызыгыздың туган көнебелән котлыйм! Сезнең тормышка барлыкка килде иң матур һәм нәфис чәчәге, ул сезгә бәхет, игелеклелек, мәхәббәт, көч һәм гүзәл мизгелләр китерәчәк! Хәзер сезнең тормыш илһам һәм шатлык белән тула! Сез шәп Әти-әни буласыз, бөтен иркәгезне һәм кайгыртуны сезнең кызыгызга бүләк итәсез! Чибәр, бик нык сәламәтле һәм искиткеч акыллы булсын! Язмыш аңа искитәрлек, җиңел, кайгысыз тормыш бүләк итсен! Күз яшьләре аның күзләрен бәхетнән генә тутырсын , кайгылар аны читләп утсен! Бәхетле бул, якты йолдыз!

С днем рождения ребенка (мальчика)

Поздравляю вас с рождением малыша! Пусть ваш малыш, растет крепким, здоровым мальчишкой, озорным и веселым ребенком! Желаю ему доброго сердца, храброй души и блестящего ума! Пусть все его желания исполняются, наполняя успехами его жизнь! Желаю вашей семье благополучия, радости, взаимопонимания, процветания, пусть ваш дом наполнится лучами тепла и света!

Малай туу белән

Котлыйм сезне бәбиегез туу белән! Сезнең сабый бик нык, сәламәт малай, шаян һәм күңелле бала булып уссен! Телим аңа игелекле йөрәк, батыр күңел, ялтыр акыл! Аның барлык теләкләре кабул булсын, тормышы уңышлар белән тулсын ! Сезнең гаиләгә иминлек, шатлык, татулык, муллык телим, сезнең йорт җылылык һәм ут нурлары белән тулсын!

Поздравления с днем рождения на татарском языке

Получать поздравления в свой день рожденья приятно, конечно же, всем без исключения. А что делать, если праздник у товарища или знакомого, у какого-то родственника или коллеги другой национальности? Что делать, если день рожденья у друга — татарина или у соседки — татарочки? Ответ простой: конечно же, поздравлять и поздравлять на родном языке именинника или именинницы! Красивые и приятные поздравления с днём рождения на татарском языке позволят интересно и оригинально выразить своё уважение виновнику торжества и оставить для него чудесные пожелания всех жизненных благ.
Вид поздравлений: смс, в прозе, в стихах, все

Туган кө нең белә н котлап,
Бик кү плә рне телим сиң а!
Кү ң еллеклә р һ ә м казанышлар,
һ ә м дә бераз гына сабырлыклар.
Бә хет сине калдырмасын,
Уң ышлар гел сакласын,
һ ә рвакыттагыча сә ламә тлегең
Ныклы булсын ү зең дә !
Кү ң ел җ ырласын ә кияттә гечә.
Гаилә дә мә хә ббә т хө кем итсен.
Тынычлык, яктылык һ ә м яхшылык
Телисем килә бү ген сиң а!
(перевод с татарского на русский в стихах)
С днем рождения поздравляю,
Очень многого желаю!
И веселья, и везенья,
И немножечко терпенья.
Счастье пусть не покидает,
И удача пусть оберегает.
А здоровье, как всегда,
Будет крепким у тебя!
Пусть душа поёт, как в сказке,
И любовь царит в семье.
Мира, света и добра
Пожелаю для тебя!


Туган көнең синең котлы булсын,
Якты булсын барыр юлларың.
Һәрбер көнең торсын куанычтан,
Гел яхшыга илтсен уйларың.
Иңнәреңне кочсын фәрештәләр,
Бәхет керсен шакып ишегең.
Яшә һәрчак шатлык-куанычта
Язмыш белән бергә килешеп.
Күк йөзеңдә һәрчак кояш булсын,
Болытларны җилләр таратсын.
Төнге күкне яктылыкка күмеп,
Сиңа бары тынычлыклар теләп,
Бәхет юрап, аең калыксын.
(перевод с татарского в стихах)
С днем рождения тебя поздравляю,
Пусть ярким будут все твои пути.
Мысли ведут лучшее начало,
Пусть из радости состоят все дни.
Сияй всегда в счастье и в радости,
Пусть ангелы обнимут за плечи.
Живи, договорившись судьбою,
Пусть счастье в твои стучится двери.
На небе всегда пусть солнце сияет,
Гоняя на небе все облака.
Пусть радости и счастье желает
В ночном небе полная луна.


Туган көнең белән сине
Чын күңелдән котлыйбыз.
Тынычлык, җылылык, бәхет
Һәм игелек телибез.
Якыннарга, сиңа сәламәтлек,
Кайгы-хәсрәт булмасын тормышта,
Йортыгызда булсын көлү, шатлык,
Авырулар булмасын беркайчан.
Яхшы син, дусыбыз,
Син мәңге шул ук кал,
Без гел булышырбыз,
Бездән гел бар ярдәм.
(перевод в стихах)
С днем рождения тебя,
Поздравляем мы любя.
И хотим тебе добра,
Счастья, мира и тепла.
Близким и тебе здоровья,
Чтоб не знали бед и горя,
Были веселы всегда,
Не болели никогда.
Ты хороший человек,
Оставайся им вовек,
Мы всегда во всем поможем,
Подсобим тебе чем сможем.


Туган көнең күңелле булсын!
Шатлыклы, куанычлы һәм бәхетле!
Кәеф гел күтәренке булсын!
Гомерең шатлык-куанычлар, могҗизалар белән тулсын!
Сәламәтлегең беркайчан да начарланмасын!
Нервларың исән булсын!
Кояш һәрвакыт тәрәзәгә балкысын!
Күңелеңдә һәрвакыт җылы булсын!
(перевод с татарского языка на русский)
День рождения пусть будет весёлым!
Озорным, смешным и задорным!
Пусть настроение будет выше небес!
Пусть будет жизнь полна радости и чудес!
Пусть здоровье всегда будет крепким!
Пусть целыми будут нервные клетки!
Пусть солнце всегда светит в окно!
Пусть на душе всегда будет тепло!

Туган Конен Белэн

***

“Бүген без сине зур бәйрәмең – юбилеең белән тәбрик итәр өчен җыелдык. Тормышыңның һәр көне бүгенге кебек якты, күтәренке кәефле, куанычлы булсын! Сиңа бәхетнең иң зурысын, уңышның иң мулын, гомернең иң озынын телибез. Һәрвакыт шундый ук эчкерсез, шат күңелле, ихлас, ягымлы булып кал!”

***

Тәбриклим сине туган көнең белән!

Бәйрәмең матур көннәр, изге хәбәрләр, шатлыклы яңалыклар гына алып килсен. Бүгенге шат, сәламәт, бәхетле елмаюың сине беркайчан да ташламасын.Һәрчак шулай саф күңелле сердәшче, тугры ярдәмче, үз һөнәрен яхшы белгән хезмәт өлгесе булып озын- озак еллар яшәвеңне телим.Сәламәтлек, җан-тән тынычлыгы һәм бәхетләр сиңа ихлас күңелдән.

***

Кеше гомерен нигәдер еш кына ел фасыллары белән чагыштыралар.Яшьлек дәрте белән янып-көеп, җәйләрне уздырып иллене тутырып йөргәндә кинәт кенә өлкәнәю, гомер көзенә якынлашу кебек сүзләр белән күңелгә моңсу чал йөгертәләр.Ә ныклабрак уйлап карасаң көз – ул салкынын да, җылысын да, муллыгын да матур төсләргә күмгән кабатланмас бер чор.Халыкта «көзләрнең җимеше татлырак» дигән әйтем дә йөри.Ә бу бит чынлап та шулай! Кеше дә яшәгән саен зирәгәя, тәҗрибә туплый.Нәкъ менә сезнең кебек, тормышчан, олы җанлы, хөрмәткә лаек, төпле акыллы, һәрвакыт киңәшкә, ярдәмгә әзер ОЛЫ кешегә әверелә.Сез дә бүген яраткан балаларыгызның таянычы, кадерлесе, туганнарыгызның хөрмәтле, үрнәк өлгесе, булып гомер көзегезгә аяк басасыз.Матур да, җылы да, мул да, югалтусыз да булсын әлеге чор сезнең.Чөнки әле кышлар бар, «Олы кеше – солы төше» дигән 80 яшьләрне узган кешеләргә әйтә торган әйтемнәр бар, якыннарыгыз алдында яулыйсы яңа үрләр бар.Йөзенчене тутырганда телисе изге ният- теләкләр бар. Ә хәзергә исә, юбилеегыз белән сезне!!!50 яшьлек кабатланмаслык бәйрәмегез белән!

***

Безнең өчен иң кадерле булган хөрмәтле әниебез! Бүген синең туган көнең — димәк, безнең өчен бу икеләтә туган көн. Син булмасаң – без дә булмас идек, син тумасаң – без дә тумас идек. Сиңа корычтай тазалык, яхшы кәеф, исәнлек-саулык телибез. Сиңа шушы ямьле бәйрәмеңдә меңнәрчә рәхмәт сузләре әйтәбез. Син – дөньяда иң затлы, саваплы кешеләрнең берседер, без сине чиксез хөрмәт итәбез, чын йөрәктән яратабыз. Озын гомер сиңа! Балаларың(имена)

Мама, самый дорогой и уважаемый для нас на свете человек! Сегодня твой день рождения – значит, и для нас это двойной праздник. Не родилась бы ты, не было бы и нас. Желаем тебе крепкого здоровья, хорошего настроения, благополучия. Ты самый лучший и благородный человек на свете, мы бесконечно уважаем тебя и любим всем сердцем. Твои дети……

***

Үзебез Әни булгач баланың нинди газиз, кадерле булуын аңладык.Чынлап та, бала гомернең һәр мизгелен сөенеч, шатлык белән тутыручы икән.Уйласаң без һәммәбез дә балалар. Безнең дә әниебез бар. Иң якын, иң хөрмәтле кешебез- әниебез бар.Безнең әни [авыл] авылында яшәүче [исеме, әтисенең исеме (отчество)].Ул — безнең өчен бердәнбер иң кадерле, олы зат.Ул — әтиебез белән безне үстергән, аякка бастырган, борчылган, күпме куанычлар, бәхетләр кичергән кеше.

***

Кадерле… ! Сине ихлас күңелдән туган көнең белән котлыйм. Сиңа аяз күк йөзе, шомырт чәчкәседәй ак бәхетләр, корычтай нык сәламәтлек, кояштай озын гомер, чиксез шатлыклар телим. Сабыр холыклы, мәрхәмәтле, ярдәмчел, кадерледән кадерле син. Киләчәктә дә киң күңелле, ачык йөзле, олы йөрәкле булып кал. Ходай насыйп итеп сиңа алдагы көннәреңдә дә сәламәтлек белән
гомер итәргә, безнең шатлыкларга сөенеп яшәргә язсын иде.

***

… ! Сине туган көнең белән котлап, иң изге, якты, матур теләкләребезне юллыйбыз: көчле рухлы һәм кешелекле, юмарт һәм ярдәмчел, бәхетле һәм сәламәт бул! Уй-теләклә-рең тиң, туар таңнарың тыныч, саулыгың ныклы, гомерең бәхетле булсын! Тормышыбызга ямь өстәп, авырмый, кайгы-хәсрәт күрми, озын гомер итүеңне, гаилә шатлыгы, балаларың-
ның, якыннарыңның игелеген күреп яшәргә язсын Ходай! Ныклы тазалык, озын гомер, ак бәхетләр белән мул тормышта яшәвеңне телибез.

***

Кадерле (имя)! Сине туган көнең белән дусларча тәбриклим. Сиңа ак бәхетләр, зур мәхәббәт, исәнлек-саулык телим. Тормыш юлларыңда сиңа гел яхшы затлар гына очрасын, киләчәгең якты булсын, ходай уйламаган-көтмәгән шатлыклар яудырсын сиңа! Ахирәтең (имя). Сабакташың (имя). Дорогой(ая)….!

По-дружески приветствую тебя в твой день рождения. Желаю тебе настоящего счастья, большой любви, благополучия и здоровья. Пусть на твоем жизненном пути встретятся только хорошие люди, будущее твое будет светлым, пусть провидение пошлет тебе множество неожиданных радостей! Твоя подруга… Твой(я) однокашник (однокашница, одногруппница и т.д.)

***

… ! Сиңа гомернең иң озынын, бәхетнең иң зурысын, шатлыкларның иң олысын юллыйбыз. Якты ал таңнар, зәңгәр күкләр синең күңелеңне һәрчак яктыртсын, балкытып торсын. Таң җилләренең назлысы, җан тынычлыгы, чиксез бәхетләр, эшеңдә зурдан-зур уңышлар, яхшы, күтәренке кәеф юлдаш булсын сиңа. Бөтен гомереңне, кечеңне кешеләр бәхете өчен биргән гүзәл зат буларак эчкерсезлегең, ихласлыгың, ягымлылыгың белән кешеләр күңелен яуладың. Һәрвакытта да шулай шат, көләч йөзле, изге күңелле булып кал. Алга таба да шатлыкта, куанычта, бәхеттә яшәргә язсын сиңа! Мең яшә!

***

Ир-атны 50 яше белән котлау
… ! Син, тормыш баскычлары аша күтәрелеп, 50 яшеңне тутырдың.
Син, далаларның мәгърур лачыны сыман, күп нәрсәләрне алдан күрә белдең, алдан сиземләп, абый буларак, беренче
ярдәмгә килдең, гаделсезлекләрдән яклап, безне үз канатың астына алдың. Рәхмәт сиңа.
«Ир кеше — иген басуы, хатын — иген тулы келәт», — диләр. «Иген»не кадерләп саклаучы «келәт»ең белән бергә, ба-лаларыгызның тәүфыйклылыгына, оныкларыгызның бәхетенә куанып, соң сулышларыгызга кадәр кулга-кул тотынышып, тигезлектә, тынычлыкта озын гомер кичерергә насыйп итсен.

***

Хатын-кызны 50 яше белән котлау
… ! Сине 50 еллык юбилеең белән тәбриклибез!
Ярты гасыр күп тә сыман, юк та сыман. Синең гомердә дә авыр көннәр аз булмады. Сынмадың, сыгылмадың, югалмадың. Менә дигән Ана булдың.
Карлыгачтан көнне, сандугачтан тәнне сорамыйча эшләгәнсез, түзгәнсез, дәшмәгәнсез, ялгыз агач сыман сынмагансыз.
Инде лаеклы ялга китәсез. Ходай сезнең барлык изге теләкләрегезгә, ниятләрегезгә дога кылып, амин, дисен.
Яшәү дәфтәрегезгә озын, тыныч гомер язылсын шушы изге минутларда.

***

Хөрмәтле куршем (имя) ! Бүген синең туган көнең, якты матур көн. Бу көнгә син зур уңышлар белән килеп җиттең. Йортың иркен, доньяң түгәрәк, гаиләң тату, хәләл җефетең күз явын алырлык. Сиңа тик шушы курсәткечләреңне саклап, исән-сау булып, шатлыгын күреп яшәргә кала бар! Озын гомерле, таза булып, балаларыгызның игелеген күреп тигез яшәргә язсын! Күршең (имя) Күршеләрең (имена)

Мой (наш) уважаемый сосед …! Сегодня день твоего рождения, светлый красивый день. К нему ты подошел с большими успехами. Твой дом просторен, жизнь благополучна, супруга достойна любования. Тебе остается всего лишь держаться на этом уровне и наслаждаться плодами труда! Пусть дети приносят тебе одни только радости, живите с женой долго и счастливо, будьте здоровы! Твой сосед… Твои соседи…

***

Хатын-кызны 60 яше тулу уңаеннан котлау
Сине шушы иң зур, шатлыклы бәйрәмең белән, җан тибрәлешең яктылыкка омтылып, дөньяга килгән көнең белән котлыйбыз!
60 яшь ул нибары 60 кыш, 60 җәй һәм 60 яз гына. Йөзләреңдә нур уйнап торганда, синең өчен ул гомереңнең җәе генә. Әле аның көзе дә, кышы да, кабат әбиләр чуагы да булыр. Сиңа бездән бер генә теләк — саулык, ә тән сихәтлеге ул — озын гомер, шатлык, бәхет һәм күңелеңдәге илаһи нур тамчысы.
Киләчәктә балаларың вә оныкларыңнан игелек, шәфкать күреп, тормышка сөенеп яшәргә язсын.

***

Хөрмәтле … !
Әле күптән түгел генә түгәрәк өстәл артында 55 яшеңне билгеләгән идек. Гомерләр үтә тора, кызганычка каршы, еллар шатлыклар гына түгел, гомерлек югалтуларын да калдырып китә. Синең иңнәреңдә — сынауларның иң авыры. Шулай да тормыш гел югалтулардан гына тормас әле, киләчәк көннәрең өметле булсын, бәхетле картлык, хәерле гомерләр көтсен сине.

***

… ! Туган көнең белән!
20 яшь ул, май аеның үзе кебек, иң дәртле, иң көчле, искитмәле шәп, гүзәл, күңелле чак. Бәхет инешең тулып аксын, көннән-көн артсын, мәхәббәт чишмәң чиста, саф булсын. Йөрәгеңә дә, беләгеңә дә ил таянырдай көч-куәт өстәлсен.
Имәндәй тазалык, саулык телим.
Яшьлегең гомере озын булсын.
Кешене бәхет тудырмый, бәхетне кеше ясый. Син үз бәхетеңне үзең тудырып, иреңә, балаларыңа, туганнарыңа да өлеш чыгардың. Рәхмәт сиңа һәрвакыт якты чыраең, тәмле сүзләрең белән каршылаганың өчен. Киләчәктә дә ул хәзинәңнең чишмәсе саекмасын, бәхетеңә авырлыклар килмәсен. Балаларың берсе-берсе ун егеткә торсын, башлы-күзле булып үзең кебек матур тормыш корсын. Өең шулай элеккечә нурга чумсын.——

***

… ! Сине зур бәйрәмең белән тәбриклибез.
Кеше гомеренең язын, җәен яки көзен билгеләү, мөгаен, мөмкин түгелдер. Һәр чорның үз матурлыгы, үз яме бар. Хатын-кыз ул табигатьнең иң гүзәл баласы, ир-атның һавасы, кояшы, челтерәп аккан чишмәсе.
«Икмәк — ата, су — ана», — диләр, ә кешелек дөньясын елгалар, инешләр, диңгезләр бизи. Агач нәселе җир үтә керә, адәм нәселе ил үтә керә. Син, илеңә, иреңә яшәеш чыганагы булып, балаларыңа җан өргәнсең, ана сөте белән аларга Иман биргәнсең. «Балаларым», — дип күпме көннәр, күпме төннәр хафаланып йөргәнсең.
Сиңа саулык телибез. Күңел күгеңдә кара болытлар йөрмәсен. Бәла-каза кермәсен, гөрләшеп, муллыкта, җан рәхәтендә картаерга язсын Ходай!

***

… ! Син бүген үзеңнең олы юбилеең — 50 яшең билгелисең. Моңсу көзләргә ямь өстәргә теләгәндәй, табигатьнең шушы мизгелендә ярты гасыр элек дөньяга килеп, син барлык туганнарыңны сөендергәнсең. Бүген дә син, кадерле кешебез, үзеңнең тирә-ягыңдагы кешеләргә шатлык өләшәсең, олысына да, кечесенә дә син кешелекле һәм игелекле, абруйлы киңәшче, шуңа күрә дә үзең олы ихтирам казангансың.
Алдагы гомер юлларыңны шулай ук сау-сәламәт, күтәренке кәеф һәм туган-тумачаларың, якыннарың белән бәхетле көннәрдә үтәргә язсын сиңа, сөекле һәм сөйкемле кешебез!
Иң изге, ак һәм пакь теләкләр белән …

***

Изге теләкләр белән …… ! Бүген гомер мизгелеңнең матур бәйрәме, хатын-кызның акыл туплаган, асыл, иң күркәм чоры. Киләчәктә дә сәламәтлек, җан тынычлыгы, яңадан-яңа куанычлар, мул тормыш телим. Әрнү-сагыш белмә, гел шулай чибәр бул, изге дөньяның барлык рәхәтлекләрен күреп, бергә-бергә күңелле итеп яшәргә Ходай насыйп итсен.Тагын матур бер ямь өстәргә.Син яшисең шундый матурлыккаГашыйк таңга, зәңгәр кичләргә.Син җирдәге һәрнәрсәгә гашыйк.… ! Сине олы бәйрәмең, 50 яшьлек юбилеең белән чын күңелдән котлыйм!

***

Картаерга һич тә ашыкма!Яшәү дәрте янсын йөрәгеңдә,Алсу таңнар күмсен шатлыкка.Һәр яңа көн бәхет алып килсен,Туачак таңнарың һәрвакыт нурлы, күк йөзең һәрвакыт аяз булсын. Гел шулай елмаеп, кешеләрне сөендереп яшә!Сине олы бәйрәмең — 55 яшьлек юбилеең белән чын күңелдән котлыйбыз. Сиңа нык сәламәтлек, күңел тынычлыгы, гаилә шатлыгы, кайгы-хәсрәтсез көннәр, ак бәхетләр, балаларыңның һәм оныкларыңның күңел җылысын тоеп, игелекләрен күреп, бәхетле озын гомер кичерүеңне телибез. Киләчәгең җыр кебек матур, кояш кебек якты булсын.Кадерле … !

***

Үз гомерегездә сез, шактый авыр, сикәлтәле юллар узып, күпне күреп, күпне белеп, күпне кичергән булсагыз да, картаймагансыз, саргаймагансыз.Безнең өчен бүген гаять шатлыклы көн. 60 яшь әле ир-ат өчен тормыш тәҗрибәсе тупланган бер чор гына.Ир-атны 60 яше тулу уңаеннан котлау.

***

Кадерле … !
Сине кояш нурлары ак карларны, пакь җаннарны җылыткан көндә, якты дөньяга килгән иң олуг бәйрәмең, туган көнең белән тәбриклибез.
Дөньяның саф һавасын сулап, ризыкларын татып, гүзәллеген күреп, үз аякларың белән йөреп, балаларың, туганнарың белән бергә гомер кичерүең сине ифрат зур бәхетле итә. … ел эчендә Ходай биргән гомереңдә күпме авырлыклар күтәреп узгансың, газаплар кичергәнсең, сынмагансың, сыгылмагансың, ә берсеннән-берсе чибәр, энҗе бөртегедәй балалар үстереп, хәзер шуларның уртасында балкып утырасың.
Ходай тәгалә синең шул бәхетләреңә өстәп сәламәтлек бирсен. Күпме еллар укыган догаларың кабул ителеп, гомер дәфтәрең буенча, җәннәтләрдә булырга язсын.

***

… җаным, бәгърем, кояш нурым!
Язгы бөреләр тулган, яфрак ярган, кояш җылысы дәрт уяткан, күңелне юаткан көннәрнең бер мизгелендә тугансың.
Шул якты мизгелең белән котлыйм!
Май ае ул — шомырт чәчәкләре төнне яктырткан, җанны җылыткан, йөрәктәге хисне дәрьяга әверелдергән вакыт. Күңелең көн дә кояшлы, көн дә аяз булсын. Ак булсын, саф булсын йөрәгеңдәге мәхәббәт. Җанны җылытып сөяргә, сөелергә насыйп булсын! Амин!
Саулык сиңа, бәхет сиңа, гомер юлларың гөлләргә күмелсен!

***

… ! Син ел башындагы зәмһәрир салкын вакытта тугансың. Табигатьнең, тереклекнең сынауларга дучар вакытына туры килгән туган көнең белән ихлас котлыйм!
Гыйнвар салкыннарында туган булсаң да, дусларыңа җылылык бирә торган кайнар йөрәгеңә тагын да көч-куәт өстәлсен. Кышкы тәрәзәләрдәге бизәкләрдәй, күңелең матур, даладай киң булсын.
Саулык, иминлек, ак бәхетләр, саф бәхетләр сиңа!

***

Кадерле … !
Сине Ай янында Зөһрә йолдыз сыман балкып торган 18 яшең белән котлыйм!
Кызарып баеган кояшның балкуы, йолдызларның сихри җемелдәве матур, әмма кеше гомеренең яшьлек таңына ни җитә! Мин сиңа тормыш юлында көч түкмичә җиңел бирелә торган бәхет теләмим. Юлың катлаулы да, сикәлтәле дә булсын, алай яшәве мәгънәлерәк, рәхәтрәк. Син, шуңардан тәм, ләззәт табып, алга омтыл. Мәхәббәтең су өстендәге ак төнбоектай чәчкә атсын, бәхетеңнең якты бизәкләре күңелеңә энҗе-мәрҗән булып ятсын, сөяргә-сөелергә Ходай насыйп итсен, хыялларың тормышка ашсын!

***

Кадерле … !

Бүген сиңа 18 яшь. Балигъ булып, тормышның ыгы-зыгылы, аклы-каралы, шатлыклы һәм бер үк вакытта мәшәкатьле дә юлына чыгып бастың.Аның һәр мизгеле җаваплы да, рәхәт тә, авыр да, күңелле дә.Шушы шатлыклы, куанычлы көнеңдә сиңа язның дәртле сулышын, җәйнең сафлыгын, айның серлелеген, йолдызларның гүзәллеген, җан-бәгырьнең түземлеген, мәхәббәтнең олысын, бәхетнең тулысын телим!Сөйкемле … туташ! Сиңа карап дулкынланган Күгәрченнәр гөр килә.Берсе елый, берсе җырлый: «18 яшь бер килә… Канатлары каурыйланган -Туган оя тар булыр.Кемгә насыйп яр булыр?». Күгәрченнәр Сине күреп Хисләнәләр-гүлиләр. Тиздән очар бу чибәркәй,Сиңа бәхет, яхшы кияү, Озын гомер телиләр! Без дә кушылабыз!!

туган конгэ, туган конгэ котлаулар, туган конгэ татарча, татарча котлаулар туган конгэ, туган конгэ котлау, туган конгэ сузлэр, туган конгэ уз сузлэрен белэн, туган конгэ хатын кызга, котлаулар туган конгэ уз сузлэрен, котлау сузлэре туган конгэ, туган конгэ котлаулар уз сузлэрен белэн, кызга туган конгэ котлаулар, туган конгэ телэклэр, котлаулар туган конгэ хатын, татарча котлаулар туган конгэ уз, котлаулар туган конгэ хатын кызга, татарча котлаулар туган конгэ уз сузлэрен, татарча котлаулар туган конгэ уз сузлэрен белэн, туган конгэ шигырьлэр, туган конгэ открыткалар, туган конгэ жырлар, кызыма туган конгэ, туган конгэ энигэ, татарча котлаулар туган конгэ хатын, шигырь туган конгэ, татарча котлаулар туган конгэ хатын кызга, туган конгэ шигырьлэр татарча, туган конгэ открытка, кызыма туган конгэ телэклэр, котлаулар туган конгэ ир кешегэ, татарча открыткалар туган конгэ, туган конгэ жырлар татарча, туган конгэ матур, туган конгэ жыр, ир атка туган конгэ, татарча котлаулар туган конгэ ир, котлаулар туган конгэ ир атка, туган конгэ дустыма, туган конгэ апага, энигэ туган конгэ котлау, котлаулар туган конгэ энигэ, телэклэр туган конгэ уз сузлэрен, татарча котлаулар туган конгэ ир атка, котлау сузлэре туган конгэ энигэ, татарча телэклэр туган конгэ, улыма туган конгэ, сценария туган конгэ, яшь хатын кызга котлаулар туган конгэ, котлаулар туган конгэ яшь, туган конгэ уеннар, котлаулар туган, татарча котлаулар, туган кон, котлаулар ир атка, туган кон котлаулар, татарский язык слово, ир атка, туган кон белэн,

Җәйнең матур көннәрендә
Син дөньяга килгәнсең.
Әтиеңә, әниеңә
Сөенеч китергәнсең.
Йөзең айдай, сүзең балдай,
Ягымлыдыр карашың.
Ирең ничек яратмасын
Син Сандугач баласын.
Бик күпләрне көнләштереп
Яшисез бергә-бергә.
Мәхәббәт ялкыннарыгыз
Сүрелмәсен гомергә.
Балаларың дәүмәтләрен
Язсын әле күрергә.
Йомшак ефәк чәчкәйләрең
Җилфердәсен җилләрдә.
Көзләрең дә язлар булып,
Кышларың да җәйдәй булсын,
Йортыңда нур балкысын,
Бәхет, шатлык тулып торсын,
Кояш гел елмаеп торсын
Олыгайган көннәрдә.
Ходай сиңа насыйп иткән
Җир йөзенә туарга.
Пар атларда апкайтканнар
Сабантуйлы айларда.
Бәхеткәең ташып торсын,
Йөрсәң дә син кайларда.
***

Бәйрәме дә күңелле.
Көн дә үткәрәсе килеп
Тора туган көнеңне.
Туган көндә үзеңне дә
Мактыйсы килеп тора.
Мактап тормыйм,
Шәплегеңне
Барсы да белеп тора.
Бәхет кенә алып килсен,
Туасы иртәләрең.
Татып яшә дуслар иңен,
Гүзәлләр иркәләвен.
Кайгылары урап үтсен,
Авырлыклар җиңелсен.
Юкка-барга баш иярлек
Егет түгел инде син.
Шатлыкларың артып торсын,
Калкып торсын кесәң дә.
Бу заманда ул да кирәк,
Нәрсә генә дисәң дә.
Шул теләкләрне Ходайга
Житкереп куйыйк инде.
Бокалларга салынганын
Киптереп куйыйк инде.
***

Сине туган көнең белән котлап, иң изге, якты, матур теләкләребезне юллыйбыз.
Көчле рухлы һәм кешелекле, юмарт һәм ярдәмчел, бәхетле һәм сәламәт бул! Туар таңнарың тыныч, саулыгың ныклы, гомерең бәхетле булсын! Авырмый, кайгы-хәсрәт күрми, озын гомер итүеңне, балаларыңның, якыннарыңның игелеген күреп яшәргә язсын Ходай. Ныклы тазалык, озын гомер, ак бәхетләр белән мул тормышта яшәвеңне телибез.
***
Без сине ихлас күңелебездән бу бәхетле көнең – … яшь тулган көнең белән тәбрик итәбез. Син һәрвакыт яхшы күңелле, сабыр, кешелекле, олы җанлы, ягымлы туганыбыз – без сине ихлас күңелебездән ихтирам итәбез һәм яратабыз.
Алдагы тормышың кайгы-хәсрәтсез үтсен, сәламәт бул, матур гомер ит, балаларыңның-оныкларыңның игелеген күреп, һәрвакыт шулай изге, сабыр, шат, күңелле булып озак яшә.
Сине яратып, хөрмәт итеп, …
***
Сине чын күңелемнән туган көнең белән тәбриклим. Туачак таңнарың, киләчәк көннәрең кояш кебек якты, нурлы, күк йөзең һәрвакыт аяз булсын. Мәхәббәтең чишмә суыдай саф, бәхетең шомырт чәчәгедәй ак булсын. Һаман да шулай ачык йөзле, олы йөрәкле булып кал. Кояш нурының җылысын, таң җилләренең иң назлысын, укуыңда, эшеңдә зурдан-зур уңышлар телим.
***
Якын дустым, синең туган көнгә.
Буләк итәм шигыръ юллары.
Гел шатлыкта гына узсаң иде
Сикәлтәле тормыш юлларың.
Бу тормышның дустым үз законы,
Таләпләре аның бик кырыс.
Табаласың икән бәхетеңне,
Югалтмаска аны син тырыш.
Тынычлыгың булсын күңелеңдә,
Эшләрең дә барсын, гөрләсен.
Гомер буе синең йөрәгеңдә
Яшәү дәрте сүнми дөрләсен.
Кояшлы көн телим сиңа, дустым.
Болытларны куып таратып.
Яшик әле алда гомер барда,
Якын дуслар булып яратып.
***

Туган көнең котлы булсын
Сөекле, кадерлебез.
Иң яраткан, якын күргән
Син безнең туганыбыз.

Иссен жилләр, узсын еллар,
Картаймасын тик йөрәк.
Озын-озак яшә әле,
Бездән сиңа шул теләк.

***

Характерың бик шәп синең,
Күнелең синең якты.
Синең белән бергә-бергә,
Шактый гомерләр акты.

Яратасың туры сүзне
Әйтсән, каты әйтәсең.
Шатлансаң, ихлас елмаеп,
Хисләрне күбәйтәсәң.

Беркатлы синең күңелең,
Юк-барга исең китми.
Төнгә кадәр утырсак та,
Сөйләшеп сүзләр бетми.

Газап яки шатлык килсә,
Уртаклаша беләсең.
Юктан гына ләззәт табып,
Чын күнелдән көләсең.

Син яхшы дус та, сердәш тә,
Кыскасы, син, шәп кеше.
Разведкага барыр кешең
Бул сачы, синең ише.

*****

Туган көнең белән котлыйм,
Ак бәхетләр сиңа телим.
Гомер юлың озын булсын,
Кайгы-хәсрәт урап үтсен.

Бу гомерләр искән җилләр кебек
Сизелмичә үтеп китәләр.
Гомер юлларында бәхет теләп
Гел елмайсын якты иртәләр.

Җан рәхәте бирсен Ходай сиңа
Тән сихәте бирсен гомергә
Насыйп булсын әле озак еллар
Кунак булып җирдә йөрергә…

Ерак калмады язга да,
Кояш яктырак карый.
Кышның шундый бер көнендә
Җиргә тусаң да ярый.

* * *

Җылы язлар килгән чакта
Йөрәккә сөю дәшә,
Син дә шулай гомер буе
Сөеп, сөелеп яшә!

* * *

Кояш кешеләр йөзенә
Елмаю булып куна.
Син дә яшә бу дөньяда
Бәхетле булып кына.

Тәбриклибез сезне чын күңелдән,
Котлы булсын туган көнегез.
Кайгы, хәсрәт сезне читләп үтсен,
Шау бәхеткә тулсын өегез!

* * *

Бүлешәбез барлык шатлыкларны,
Бөтенебез бергә җыелып.
Гомерегезнең олы вакыйгасы
Күңелләрдә калсын уелып!

Күктән кояш аллы-гөлле
Нурларын сибеп көлә.
Сезнең туган көн икәнен,
Әйтерсең, ул да белә!

* * *

Зәп -зәңгәр бүген күкләр дә,
Гүя махсус киенгән.
Сезнең туган көн бүген дип,
Бар табигать сөенгән.

Ямьгә төреп табигатьне,
Җиргә бүген яз килгән.
Сезнең туган көн буласын
Яз да, әйтерсең, белгән!

Үзегез дә гүя безгә
Ни кирәген белгәнсез —
Туып кына калмагансыз,
Язны алып килгәнсез.

Яз — табигать терелгән чак,
Тереклек уянган чак.
Алда әле яңа җәй дип
Уйлаган, уйланган чак.

Алдагы яңа җәйләргә
Исән-имин керегез.
Шатлык белән бәхет белән
Озак гомер сөрегез,

Кадерен белеп яшәүнең,
Матур гомер итегез,
60, 70, 80, 90,
100гә кадәр җитегез!

* * *

Матур тормыш, сәламәтлек теләп
Туган көнең белән котлыйбыз.
Шатлык белән, озын гомер белән
Яшәвеңне генә телибез.

* * *

Матур яз аенда тугангамы,
Күңелеңдә һәрчак изгелек.
Кылган яхшылыгың кире кайтып,
Күрсәң иде үзең игелек.

Гел шатланып яшә, хәсрәт күрмә,
Тыныч булсын һәрчак күңелең.
Бәрәкәтле, матур тормыш сиңа
Кояшларга тиңе гомернең.

* * *

Кояш көлсен, язлар сиңа
Кочак-кочак чәчәк китерсен
Язлар белән бергә бәхет килсен,
Шатлыкларга шатлык өстәлсен.

Һәр көн сине котлап кояш чыксын,
Сине назлап җилләр иссеннәр.
Яшәү матурлыгы, яме булып
Көн артыннан көннәр үтсенәр.

* * *

Күңел күгең һәрчак аяз булсын,
Читләп үтсен сагыш-борчулар.
Ныклы сәламәтлек юлдаш булсын,
Аннан кадерлерәк нәрсә бар.

Туган көнең-юбилеең белән
Чын күңелдән сине котлыйбыз.
Сәламәтлек, шатлык, куанычлар
Күңел тынычлыгы телибез.

Юлларыңа ак бәхетләр яусын,
Шатлык балкып торсын йөзеңдә.
Кайгы-хәсрәт баш очыңнан узсын —
Шул теләкләр бездән үзеңә.

* * *

Кадерле …! Сине ихлас күңелдән туган көнең белән котлыйм. Сиңа аяз күк йөзе, шомырт чәчкәседәй ак бәхетләр, корычтай нык сәламәтлек, кояштай озын гомер, чиксез шатлыклар телим. Сабыр холыклы, мәрхәмәтле, ярдәмчел, кадерледән кадерле син. Киләчәктә дә киң күңелле, ачык йөзле, олы йөрәкле булып кал. Ходай на­сыйп итеп сиңа алдагы көннәреңдә дә сәламәтлек белән го­мер итәргә, безнең шатлыкларга сөенеп яшәргә язсын иде.
…! Сине туган көнең белән котлап, иң изге, якты, ма­тур теләкләребезне юллыйбыз: көчле рухлы һәм кешелекле, юмарт һәм ярдәмчел, бәхетле һәм сәламәт бул! Уй-теләкләрең тиң, туар таңнарың тыныч, саулыгың ныклы, гомерең бәхетле булсын! Тормышыбызга ямь өстәп, авырмый, кайгы-хәсрәт күрми, озын гомер итүеңне, гаилә шатлыгы, балаларыңның, якыннарыңның игелеген күреп яшәргә язсын Ходай! Ныклы тазалык, озын гомер, ак бәхетләр белән мул тормыш­та яшәвеңне телибез.

* * *

Май кояшы нурын сипкән кебек,
Ташып-тулып килсен бәхетең.
Сәламәтлек, уңыш юлдаш булсын,
Чынга ашсын хыял, өметең.

* * *

Котлы булсын, … туган көнең,
Кояш кебек балкый йөзләрең.
Кайгы-хәсрәт күрми, шатлык белән
Үтсен синең гомер көзләрең.

Бүген синең туган көнең
Бар да тели матур теләк.
Күреп торам күңелеңә
Бер җылы сүз синең кирәк.

* * *

«Сәламәтлек, бәхет, шатлык
Булсын иде, — диләр күбрәк».
Нидер һаман җитми кебек,
Гади генә бер сүз кирәк.

«Дөнья мәшәкате күмгән,
Ял итәсен, — диләр — сирәк».
Онытылып торыр өчен
Җанга якын бер сүз кирәк.

Гаиләң матур дөньяң җитеш,
Эзләгәнең таптың, димәк.
Шуннан да зур бәхет булмас,
Сиңа тагын нәрсә кирәк?

Ул сүзне әйтүче кеше —
Яныңдагың, синең терәк.
Җан тынычлыгы бир, Ходай!
Шушы булсын минем теләк.
(Нәфисә Сабирҗанова)

* * *

Кадерле … !
Сине кояш нурлары ак карларны, пакь җаннарны җылыткан көндә, якты дөньяга килгән иң олуг бәйрәмең, туган көнең белән тәбриклибез.
Дөньяның саф һавасын сулап, ризыкларын татып, гүзәллеген күреп, үз аякларың белән йөреп, балаларың, туганнарың белән бергә гомер кичерүең сине ифрат зур бәхетле итә. … ел эчендә Ходай биргән гомереңдә күпме авырлыклар күтәреп узгансың, газаплар кичергәнсең, сынмагансың, сыгылмагансың, ә берсеннән-берсе чибәр, энҗе бөртегедәй балалар үстереп, хәзер шуларның уртасында балкып утырасың.
Ходай тәгалә синең шул бәхетләреңә өстәп сәламәтлек бирсен. Күпме еллар укыган догаларың кабул ителеп, гомер дәфтәрең буенча, җәннәтләрдә булырга язсын.

* * *

Салкын карлы кышта тусаң да син,
Яз кояшы һәрчак күңелеңдә.
Һәрвакытта йөзең көләч булсын,
Балкып яшә гомер-гомергә.

Теләкләрнең кайсын теләсәк тә
Аз булыр күк синең хөрмәткә.
Аяз булсын мәңге күңел күгең —
Без калабыз шушы теләктә

Тормыш күгең кайгыларсыз, аяз булсын,
Һәр иртәдә сине бәхет көтеп торсын,
Һәр туар көн муллык-шатлык бүләк итсен,
Гомер юлың еракларга дәвам итсен

* * *

Бу көн шулай куңелледер — Син туганга,
Бу дөнья шулай яктыдыр — Син булганга.
Бөтен жиһан шатлангандыр — Син туганда.
Тирә-якта һәрчак бәйрәм — Син булганда.

* * *

Хисләр ташый йөрәк түреннән,
Саф теләкләр булып түгелә.
Сине туган көнең белән
Тәбрик итәбез чын күңелдән.

Торыш юлын уз син шатлык белән,
Авырлыклар юлдаш булмасын.
Озын юлда баскан эзең калсын
Вак яңгырлар аны юмасын

Кеше гомере артык озын түгел,
Кошлар гына озын гомерле.
Авырмыйча, тазалыкта яшә
Ходай биргән шушы гомерне.

Котлы булсын бәйрәмең,
Тыныч булсын кунелең,
Шатлык-сөенечләр белән
Тулы булсын гомерең!

Гамьле еллар, гамьле көннәр
Телибез чын йөрәктән!
Һич кичекми чынга ашсын
Безнең күркәм теләкләр!

Мин сиңа бер генә теләк телим!
Саулык, саулык, саулык!
Ә саулык ул-озын гомер,
Бәхет һәм мәхәббәт нурының тамчысы!

Күңелең күгендә көн дә кояш,
Көн дә яз булсын!
Җаныңда чәчәкләр атсын!
Мәхәббәт җимешең, хыялыңдагы серле
Һәм изге теләкләрең тормышка ашсын!

* * *

Сине туган көнең белән котлап, иң изге, якты, матур теләкләремне юллыйм: көчле рухлы һәм кешелекле, юмарт һәм ярдәмчел, бәхетле һәм сәламәт бул! Уй-теләкләрең тиң, туар таңнарың тыныч, саулыгың ныклы, гомерең бәхетле булсын! Авырмый, кайгы-хәсрәт күрми, озын гомер итүеңне, гаилә шатлыгы, балаларыңның, якыннарыңның игелеген күреп яшәргә язсын Ходай! Ныклы тазалык, озын гомер, ак бәхетләр белән мул тормышта яшәвеңне телим!

Халыкара хатын кызлар көне белән

Мөхтәрәм ………………!
Көннең яктылыгы кояшта, күкнең бар матурлыгы йолдызларында, кешелекнең бөтен гүзәллеге хатын-кызларда. Рөхсәт итегез сезне, кешелекнең бизәге булган гүзәл затны, шушы искиткеч матур яз бәйрәме — Халыкара хатын-кызлар көне белән тәбрик итәргә…
Шушы гаҗәеп гүзәл бәйрәм көнендәге елмаеп баккан кояштай һәрвакыт балкып яшәгез. Күңелегездән шатлык, тәнегездән саулык-сәламәтлек, йортыгыздан иминлек-бәракәт китмәсен!
Котлы булсын бәйрәмегез!

Безнен телэк

Сиңа гомернең иң озынын, бәхетнең иң зурысын, шатлыкларның иң олысын юллыйбыз. Якты ал таңнар, зәңгәр күкләр синең күңелеңне һәрчак яктыртсын, балкытып торсын. Таң җилләренең назлысы, җан тынычлыгы, чиксез бәхетләр, эшеңдә зурдан-зур уңышлар, яхшы күтәренке кәеф юлдаш булсын сиңа. Бөтен гомереңне, көчеңне кешеләр бәхете өчен биргән гүзәл зат буларак эчкерсезлегең, ихласлыгың, ягымлылыгың белән кешеләр күңелен яуладың. Һәрвакытта да шулай шат, көләч йөзле, изге күңелле булып кал. Алга таба да шатлыкта, куанычта, бәхеттә яшәргә язсын сиңа!

Балага котлау

…. бик тырышып укый, бик сөйкемле һәм тәртипле бала. Алдагы тормышында да гел шундый булып калсын. Үз бәхете тәүфигы белән үссен, сәламәт булсын, бер дә авырмасын. Һәрвакыт көләч йөзле, тәмле телле булсын!

…. исемле (кызга яки малайга) бу шатлыклы көнендә бәхетле, сәламәт, шат күңелле булып, әти-әнисенә гел сөенечләр китереп үсүен, тырышлык, укуында зур уңышлар телибез.

Источники

  • https://pozdravok.online/pozdravlenija-s-dnem-rozhdenija-na-tatarskom.html
  • https://TatKazan.ru/pozdravleniya-na-tatarskom-yazyike-s-perevodom-na-russkiy/
  • http://PozdravOK.ru/pozdravleniya/den-rozhdeniya/i/na-tatarskom/
  • https://mysekret.ru/pozdravleniya/pozdravleniya-s-dnem-rozhdeniya-na-tatarskom-yazyke-svoimi-slovami-v-proze.html
  • https://vk-podari.ru/na-tatarskom/pozdravlenija-s-dnem-rozhdenija-na-tatarskom-jazyke-tugan-k-ng-kotlaular.html
  • https://ihlastan.ru/svoimi-slovami-na-tatarskom/

Понравилась статья? Поделиться с друзьями:
TextRU
Добавить комментарий

;-) :| :x :twisted: :smile: :shock: :sad: :roll: :razz: :oops: :o :mrgreen: :lol: :idea: :grin: :evil: :cry: :cool: :arrow: :???: :?: :!:

Сделай оригинальное поздравление